news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада штрафын түләмәгән ир-атның автомобиленә арест салганнар

Аның 97 мең сумлык бурычы җыелган.

(Буа, 17 февраль, "Татар-информ", "Байрак"). Буада 97 мең сум штрафын түләмәгән ир-атның автомобилен алдылар, дип яза районның "Байрак" газетасы.

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә исерек килеш рульгә утыручы 92 йөртүче 30 мең сум штрафын түләмәгән. Берсе – 1957 елгы ир-ат - 97 мең сумнан күбрәк штраф җыйган. Аның “Лада Ларгус” автомобиленә суд приставлары арест салган.

news_right_1
news_right_2
news_bot