Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада шикәр чөгендере мулдан өлгергән
“Толымбай” бүлекчәсендә аның уңышы гектарыннан 300 центнер тәшкил итә
(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Буа муниципаль районында шикәр чөгендере мулдан өлгергән. “Нива” агрофирмасында аның уңышын казып алуга һәм заводка ташуга беренчеләрдән булып керешкәннәр, дип хәбәр итә “Байрак” газетасы.
Агрофирма буенча татлы тамыр 1820 гектар мәйдан били. Шуның 1000 гектары “Толымбай” бүлекчәсе кырларында. Биредә уңыш гектарыннан уртача 300 центнер чыга. Барлыгы 208 гектарда уңыш казып алынган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз