Буада шикәр чөгендере алу эшләре дәвам итә
Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 362 центнер тәшкил итә.
(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Буа районы хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу дәвам итә. 9 сентябрьгә ул барлык мәйданның 19 процентында җыелды, җир өстенә 46580 тонна тамыразык чыгарылды. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 362 центнер тәшкил итә. Көзге чәчү дә бара. Бодай 16931, арыш 517, тритикале 220 гектарда җир куенына салынды, дип белдерә “Байрак” газетасы.