news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада шикәр чөгендере ала башладылар

Беренчеләрдән булып “Ак Барс Буа”лылар эшкә керешкән

 (Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Буада беренчеләрдән булып “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 нче номерлы филиалында шикәр чөгендере алу эшләренә керештеләр, дип хәбәр итә районның "Байрак" газетасы.

Биредә татлы тамырларны “Фролово” бүлекчәсе кырыннан ала башлаганнар. Филиалның үсемлекләрне саклау буенча агрономы Наил Кәримов әйтүенчә, 137 гектарлы әлеге кырда әлегә һәр гектардан уртача уңыш 300 центнер тирәсе тәшкил итә. Биредә эшне төгәлләгәч, Степановка кырына күчеп эшлиләр. Ә иртә срокта уңышны барлык мәйданның өчтән берендә – 450 гектарда җыеп алачаклар. Аннан 5 “Ропа” һәм 1 “Холмер” комбайныннан торган механикалаштырылган отряд агрофирманың башка филиалларына күчәчәк.

“Ак Барс Буа” агрофирмасыннан соң “Авангард”та да шикәр чөгендерен казырга керешкәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot