news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада саксыз тәмәке тарту аркасында шәхси йортта ир-ат янып үлгән

Янгын турында хәбәр кичә кич килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, Шәйдуллин урамында бер катлы шәхси йорт януын ачыклаган. Ялкын телләре өйнең эчен һәм түбәсен ялмап алган.

Соңрак ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән. Аның мәйданы 64 квадрат метр тәшкил иткән.

Кисәүләрне аралаган вакытта йорт хуҗасының мәетен табып алганнар. 68 яшьлек ир-ат өйдә ялгызы яшәгән.

Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.

Ведомствода искәртүләренчә, урын өстендә, аеруча исерек хәлдә, тәмәке тартмаска кирәк. Тәмәке тарта торганда урында төпчек савыты булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot