news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада Сәнгать галереясе булачак – Раил Садриев Толымбай авылында рәссамнар плэнеры үткәрә

Бөтенроссия плэнерын Татарстан рәссамнар берлеге оештыра.

Буада Сәнгать галереясе булачак – Раил Садриев Толымбай авылында рәссамнар плэнеры үткәрә
Александр Эшкинин

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буада Сәнгать галереясе булачак – Раил Садриев Толымбай авылында рәссамнар плэнеры үткәрә. Бөтен Россиядән җыелган рәссамнар Буа районының Толымбай авылында картиналар язалар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев хәбәр итте.

“Буа районында Бөтенроссия рәссамнар плэнеры бара. Унтугыз рәссам Толымбай авылында яшәп, авыл табигатен төшерә. Әлеге картиналар Буа Сәнгать галереясенең нигезен тәшкил итәчәк”, - диде Раил Садриев.

Бөтенроссия плэнерын Татарстан рәссамнар берлеге оештыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot