Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада Ренат Хариска 85 яшь тулуга багышланган конференциядә җиңүчеләрне бүләкләделәр
Кичә Буа районының академик Роальд Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» дип аталган Ренат Харис исемендәге XIII Республикакүләм фәнни-гамәли конференция оештырылды.
Конференциянең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Казандагы Буа якташлык җәмгыяте Президенты урынбасары Наил Шәмиев, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Гөлнур Айзат, Рәмис Аймәт, Галия Гайнетдинова, «Әдәби марафон» проекты җитәкчесе Раил Гатауллин, Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова бар иде.

Фәнни-гамәли конференция 6 секциядә эшләгән: «Ренат Харис әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе», «Ренат Харис һәм музыка сәнгате», «Кул эшләрендә – күңел җылысы», «Ренат Харис иҗатында халыклар бердәмлеге», «Ренат Харис иҗаты буенча иншалар бәйгесе».
«Елдагыча Ренат Харис Буа районының иң сәләтле укучыларына үз исемендәге премияне тапшырды. Быел әлеге премиягә «Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен» номинациясендә Буа шәһәре лицей-интернатының XI сыйныф укучысы Раил Хәсәнов, «Сынлы сәнгать өлкәсендә казанышлары өчен» номинациясендә Буа шәһәрендәге 2нче лицейның IX сыйныф укучысы Валерия Перова, «Музыкаль сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен» номинациясендә Буа районының академик Роальд Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең XI сыйныф укучысы Вилада Шаһалиева лаек булды», - диде «Татар-информ»га Рәмис Аймәт.

Ренат Хариска 85 яшь тулуга багышлап, район мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар теленә, тарихына карата кызыксыну уяту, күренекле шәхесләрнең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатында үткәрелгән фәнни-гамәли конференция мәктәпнең актлар залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланган.
Кунаклар әлеге мәктәптә эшләп килүче Ренат Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музее белән дә танышкан. Әлеге музейның оешуына быел 25 ел тулган. «Әлеге музей Ренат Харис бүләк иткән бер каләмнән башланган иде», – дип сөйләде аңа нигез салучы Гөлнур Айзат музейдагы әдәби очрашу вакытында.
Бүгенге көндә музейның диварын Ренат Харис иҗат иткән 33 графика әсәре бизи, шулай ук шагыйрьнең киңкырлы эшчәнлеген чагылдырган фотолар, китаплары, нәсел шәҗәрәсе урын алган. Очрашу вакытында Ренат Харис музейга яңа экспонатларын бүләк иткән.

Конференцияне йомгаклау тантанасында шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт киләчәктә Буа шәһәренең үзәгендә Ренат Харисның шәхси музеен оештыру кирәклеге турында да сөйләде һәм әлеге сәфәргә юллаганы өчен Татарстан Язучылар берлегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз