Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада Ренат Харис исемендәге XII республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды
Буа шәһәренең академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә Ренат Харис исемендәге «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» XII республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Бу зур чарада Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, язучылар Рифә Рахман, Гөлзадә Бәйрәмова, Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров, конференциягә һәм музейга нигез салучы мөгаллимә-шагыйрә Гөлнур Айзат катнашты.
Чарада катнашучылар Р.Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музеенда булдылар, аның иҗатына багышланган «Р.Харис һәм Бөек Җиңү» дигән мастер-класста катнаштылар.
Конференциядә төрле юнәлешләрдә республика районнарыннан килгән укучылар көч сынашты. Төрле секцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган укучыларга ТР Язучылар берлегенең җиңүче һәм лауреат дипломнары, Буа районының иң сәләтле укучыларына Ренат Харис исемендәге премияләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз