news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада Ренат Харис исемендәге IX республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

28 апрель көнне Буа шәһәренең академик Р.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис исемендәге "Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без" дигән IX республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. 

Конференция үз эшен "Ренат Харис эшчәнлеге виртуаль дөньяда", "Ренат Харис иҗатында көчлелек символы буларак Ат образы", "Ренат Харис шигырьләрен төрле телләрендә сәнгатьле уку" дигән секцияләрдә алып барды, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.  

Конференция кысасында шулай ук Буа районының иң сәләтле укучыларына Ренат Харис исемендәге премияләр дә тапшырылды.

Чарада шагыйрьләр Ренат Харис, Гөлнур Айзат, Йолдыз Шәрәпова һәм Рәмис Аймәт катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100