news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада «Приют человека» мохтаҗларны кайнар аш белән тукландыру ноктасы ачылды

https://dumrt.ru/

18 февральдә Буада «Приют человека» мохтаҗларны кайнар аш белән тукландыру ноктасы ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буада аз керемлеләр өчен бушлай кайнар туклану пункты булдыру идеясен шушы районнан чыккан меценат, «Ханский дом» төзелеш компаниясе хуҗасы Ильяс Гыймадов җиткерде. Проектны Казан шәһәре эшмәкәре Азат Гайнетдинов Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов ярдәме белән тормышка ашырды.

Буа шәһәренең «Хаҗилар» мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов ярдәме белән көн саен 11дән 13 сәгатькә кадәр алтмыштан артык кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә. Меню көн саен үзгәрә: ашлар, ит ризыклары, боткалар, пылау. Пункт Буа шәһәре мәдрәсәсе янында Либкнехт урамындагы 77нче йорт адресы буенча эшли. Приютка төшке аш әзерләргә мөмкинлеге булмаган һәркем килә ала, диелә хәбәрдә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре тырышлыгы белән шундый ук нокталар тагын Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм Норлат шәһәрләрендә дә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100