news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада олыларга гриппка каршы прививка ясый башладылар

Балаларны вакциналаштыру соңрак башлана.

Буада олыларга гриппка каршы прививка ясый башладылар
архив/Султан Исхаков

(Буа, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада гриппка каршы вакциналаштыру башланды, дип яза җирле басма. 

Район үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы Резедә Җәләләва белдерүенчә, 7 сентябрьдән буалыларны гриппка каршы вакцина ясый башладылар.

Олыларга, яшь буенча чикләү юк, профилактик привика 2 номерлы поликлинкада, икенче катта ясала. Моның өчен алдан участок табибына мөрәҗәгать итеп, сәламәт булуың турында белешмә алырга кирәк. Балаларны вакциналаштыру соңрак башлана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot