news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада милли стратегиягә багышланган республика күчмә утырышларына нокта куела

Татар стретегиясе буенча Россия төбәкләрендә утырышлар башланачак.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Буа шәһәрендә татар милли стратегиясе хакында фикерләшүләрнең республика күчмә утырышларына нокта куела. Хәзерге вакытта Идел аръягы төбәкләреннән җыелган татар җәмәгатьчелеге Буадагы татар мәгариф учреждениеләре белән таныша.

Күчмә утырышка 7 районнан (Кайбыч, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Буа, Югары Ослан) районнарыннан 49 делегат чакырылды, диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров.

Буадагы утырышка кадәр милли стратегия буенча сөйләшүләрне Бөтендөнья татар конгрессы Арча, Чаллы, Бөгелмә, Нурлат шәһәрләрендә үткәрде.

Данис Шакиров әйтүенчә, конгресс татар стретегиясе буенча төбәкләрдә утырышлар башлый. Беренче утырыш 16 февральдә Екатеринбургта узачак. Апрель башында Казанда күчмә утырышларга нәтиҗә ясалачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев катнашында пленар утырыш 13.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot