news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада милли колоритлы әйберләр ярминкәсе булды

Буада милли колоритлы әйберләр ярминкәсе булды
Фото: Буа муниципаль районының матбугат хезмәтеннән

Буада Сабантуй бәйрәме аерым төрле атмосферада узачак. Милли бәйрәмнең чын рухына кайту планлаштырыла. Быел майданга килүчеләрне милли киемнәрдә чакыралар.

Хәзер инде районда һәр кеше үз образын уйлый һәм кием сайлый. Буада милли татар калфаклары, түбәтәйләр, күкрәкчәләр ясау, милли баш киемнәренә җеп яки энҗе белән чигү буенча мастер-класслар уза. Ә гамәли һәм заманча һөнәр ияләре өчен профессиональ осталар һәм тегүчеләр эшли. Бу хакта Буа муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңартылган 1нче балалар сәнгать мәктәбенең иркен фойесында кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмә-ярминкәсе узды. Осталар милли баш киемнәре, чигелгән сумкалар, яулыклар һәм кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре күрсәттеләр.

«Казаннан да, җирле осталарны да чакырдык. Әйтик, күпләр безнең Минзилә Фәтхуллованы белә, ул бисер белән чигә һәм бизи. Буа районы Ветераннар советы осталары, шулай ук Мәктәптән тыш эшләр үзәге осталары калфак, түбәтәй, күкрәкчәләр тегәләр. Сәхнәдә үз эшләрен Казаннан Наталья күрсәтте. Ул заманча чигелгән күлмәкләр тәкъдим итте. Бу шулай ук безнең Сабантуйга зур әзерлекнең бер өлеше, бәйрәм быел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында үзенчәлекле колорит белән узачак», - дип язды социаль челтәрләрдә район башлыгы Ранис Камартдинов.

Сәхнәдә кием коллекцияләре, мәктәп укучылары ясаган милли кием элементлары, мәдәният хезмәткәрләренең милли сәхнә костюмнары тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100