news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада матурлык һәм талант бәйгесе узды

Ветеринария техникумының миссы итеп Эльмира Җәләлетдинова, мистеры итеп Илгиз Мөхәммәтҗанов сайланган.

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Студентлар һәм Татьяна көнендә Буа ветеринария техникумында матурлык һәм талант бәйгесе узды. Бу турыда Буа районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бәйгедә 6 егет һәм кыз уку йортының “Мистер БВТ-2018”, “Мисс БВТ-2018” исеме өчен көрәшкән.

"Катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, аннары иҗади чыгыш ясадылар, соңыннан матур киемнән дефилега чыктылар", дип язылган әлеге хәбәрдә.

Жюри әъзалары, барлык номерларны карагач, ветеринария техникумының миссы итеп Эльмира Җәләлетдинованы, мистеры итеп Илгиз Мөхәммәтҗановны сайлаган. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot