news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада мәшһүр дин әһеле Нургали Хәсәновка багышлап конференция һәм спектакль әзерләнә

Буада күренекле дин әһеле, мәгърифәтче Нургали Хәсәновның 170 еллыгы уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.

«Буа театры Нургали Хәсәнов истәлегенә «Дәрвиш» дип аталган спектакль әзерли. Конференция кунакларына ул ябык форматта күрсәтеләчәк», дип хәбәр итә Буа театрның матбугат үзәге.

Халыкара конференциядә ТР Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллинның катнашуы көтелә.

Фәнни-гамәли конференция Буа театры тарафыннан гамәлгә куелган «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестивале программасына кертелгән.

  • Нургали Хәсәнов - Урта Иделдә танылган дин галиме, ишан, җәмәгать эшлеклесе. Мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән татар халкы тарихында тирән эз калдырган. Мәшһүр дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең якын фикердәшләреннән саналган һәм эшчәнлеге белән революциягә кадәрге чорда күп абруйлы шәхесләр белән бәйле булган. Нургали Хәсәнов утыз елдан артык Сембер губернасы Буа шәһәре мәдрәсәсен җитәкләгән, ахун, имам вазифаларын башкарган, бик күп кешеләргә гыйлем һәм рухи тәрбия биргән. XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башында аның байтак укучылары имам һәм танылган татар җәмәгать һәм дин эшлеклеләре булып халыкка уңышлы хезмәт иткән. Галимгә казанышлары өчен Россия һәм Госманлы империясе хакимияте тарафыннан югары дәүләт бүләкләре бирелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100