news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада машина йөртү таныклыгы булмаган исерек йөртүчене тоткарлаганнар

Хәзер ул җинаять җаваплылыгына тартылачак.

(Буа, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Күптән түгел 29 яшьлек ир-атка исерек килеш кабат руль утырган өчен беркетмә тутырылган. Аның “Деу Нексия” автомобилендә Апастан Буага килүе булган. Бу турыда район ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә, дип яза район басмасы.

Ир-ат 2017 елда салган килеш “права”сын алдырган булган. Быел май аенда таныклыкны алырга вакыт җитсә дә, ул аны килеп алмаган. Аның каравы тагын бер кат исереп эләккән. Хәзер ул җинаять җаваплылыгына тартылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot