news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада мәктәпкә җыену күпмегә төшә?

Баласын мәктәпкә әзерләгән әниләр аны җирле газетага исәпләп күрсәтә

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). Кибет-базарларда укучы формаларына канцелярия товарларына сорау зур хәзер. Әти-әниләргә балаларын мәктәпкә җыю күпмегә төште икән, дип кызыксына Буа районының “Байрак” басмасы.
Дамирә Билалова, медицина хезмәткәре:
– Дүртенче сыйныфка баручы улыбызга мәктәпкә кирәк-яракларны базардан сатып алдык: костюм-чалбарны 2500 сумга, спорт формасын – 700 сумга, кроссовкаларны – 500 сумга, ике күлмәкне 350шәр сумга. Букча узган елныкы ярый. Шулай итеп, 5 мең сумга якын акчаны туздырдык. Әле дәфтәрләр, ручка ише кирәк-яраклар алмаган.

Наталья Владимирова, декрет ялындагы әни:
– Улыбыз беренче сыйныфка бара. Аңа 18 мең сумлык мәктәп киемнәре алып кайттык. Форма 5 мең сум, спорт костюм-чалбары 1,5 мең сум, ортопедик букча 3 мең сум тора. Күннән эшләнгән 1-2 мең сумлык аяк киемнәре сайладык.

Гөлгенә Гафурова, күп балалы әни:
– Игезәкләр быел өченче сыйныфка, өченче улыбыз беренчегә бара. Зурларына кайбер әйберләр узган елгылары да бара, кием-салым, аяк киемнәре, дәрес кирәк-яраклары сатып алырга якынча 8 мең сумнан күбрәк акча кирәк булды. Ә “яңа” укучыга күбрәк кирәк булачак. Мәктәп формасы – 2,5 мең сум, күлмәкләр – 350 сумнан (5 төрле), аяк киемнәре – 2 мең сум, спорт костюмы –1 мең сум, эчке киемнәр – 1 мең сум, мәктәп сумкасы – 700 сум, дәфтәр-ручкалар – 500 сум. Быелгы уку елы гаилә бюджетына 20 мең сумга төште. Икенче елга тагын бер улыбыз укучы булачак...

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100