news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада һәм Идел аръягы районнарында театр фестивале бара

Спектакльләр Буаның ике сәхнәсеннән тыш, Тәтеш, Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарында да күрсәтелә.

Буада һәм Идел аръягы районнарында театр фестивале бара
Рамиль Гали

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буада бер көндә дүртәр спектакль карарга мөмкин. Татарстанның Идел аръягы районнарында “Буа: диалог киңлегендә” халыкара милли театрлар фестивале бара.

Кичә Буада фарсы телендә Иран театры, башкорт телендә Уфаның Гафури театры, саха телендә Якутиянең яшь тамашачы театры һәм Буа драма театры үзе спектакльләр күрсәтте.

Спектакльләр Буаның ике сәхнәсеннән – Буа дәүләт театрында һәм Район мәдәният йортыннан тыш, Тәтеш, Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарында да күрсәтелә.

Спектакльләрне чакырылган театр белгечләре карый, алар күрсәтелгән әсәр буенча артистлар һәм оештыручылар белән бергә фикер алышалар. Тәнкыйтьчеләр арасында Александр Вислов, Владислава Куприна, Татьяна Джурова, Олег Лоевский һәм Айсылу Сәгыйтова бар.

“Буа: диалог киңлегендә” халыкара милли театрлар фестиваленең директоры – Раил Садриев, программа директоры – театр белгече – Нияз Игъламов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot