news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада мөхтәсибәт һәм Пенсия фонды бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек корыла

Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов Буа пенсия фонды идарәсе башлыгы Рафик Гали улы Җәләлов белән очрашкан.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ"). Буада мөхтәсибәт һәм Пенсия фонды бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек корыла, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов Буа пенсия фонды идарәсе башлыгы Рафик Гали улы Җәләлов белән очрашкан.

"Очрашу вакытында мәчеткә йөрүче пенсионерлар белән күрешеп, аларның сорауларына җавап бирү мөмкинлеге каралды. Моннан тыш, Илмир хәзрәт Буа шәһәре һәм авыл имамнарын борчыган башка мәсьәләләрне дә Фонд бүлекчәсе мөдиренә җиткерде. Очрашудан соң һәрьяклап хезмәттәшлекне урнаштыру һәм элемтәләрне ныгыту турында әйтелде", диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot