news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада өлкәннәргә цифрлы телевидениене көйләргә волонтерлар ярдәм итәчәк

Район авыл җирлекләрендә өлкәннәргә ярдәмгә барлыгы 60 волонтер – укытучылар, мәдәният белгечләре, китапханәчеләр һәм башкалар ярдәмгә киләчәк.

Буада өлкәннәргә цифрлы телевидениене көйләргә волонтерлар ярдәм итәчәк

(Буа, 15 март, "Татар-информ", "Байрак"). Буада өлкәннәргә цифрлы телевидениене көйләргә волонтерлар ярдәм итәчәк. Кичә алар моңа үзләре өйрәнү өчен район Советының утырышлар залына семинарга җыелдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район авыл җирлекләрендә өлкәннәргә ярдәмгә барлыгы 60 волонтер – укытучылар, мәдәният белгечләре, китапханәчеләр һәм башкалар ярдәмгә киләчәк. Бүген укуга аларның яртысы килде.

“Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге”нең Тәтеш филиалы цехы начальнигы Венер Мостаев, белгечләре санлы телевидениене, аны кабул итү өчен булган өстәмә җайланмаларны тоташтыру һәм көйләү тәртибен күрсәттеләр, махсус буклетлар өләштеләр. Соңыннан аларга волонтер таныклыклары тапшырдылар.

Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев әйтүенчә, районда цифрлы телевидениене иң ерак авылларда да карый алачаклар. Белгәнебезчә, аналоглы телевидениене Татарстанда өзү 3 июньдә башланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100