news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада өлкәннәргә социаль транспорт хезмәте күрсәтелә

социаль такси ел ахырына кадәр 1345 өлкән кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Буада өлкәннәргә социаль транспорт хезмәте күрсәтелә
Әлфинур Йосыпова

(Буа, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак" ). “Демография” милли проекты кысаларында Буа районына яңа “Lada Largus KUB” автомобиле кайтарылды. Әлеге транспорт авылларда яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне медицина учреждениеләренә ташу өчен социаль такси хезмәтен үтәячәк. Шушы көннәрдә ул эшен башлады, дип хәбәр итә район газетасы.

Гадәти булмаган такси беренче эш көнендә Яңа Тинчәле авыл җирлегендә яшәүче әби-бабайларны фельдшерлык-акушерлык пунктына диспансерлаштыру узарга ташыган. Бүген ул 50 кешегә хезмәт күрсәтә. Авыл фельдшерлары Альбина Васильева һәм Люция Каюмова исемлек буенча әби-бабайларны алдан чакырып куйганнар. Барысы да мондый бушлай транспорт булуга шат.

“Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ләйсән Гафурова әйтүенчә, социаль такси ел ахырына кадәр 1345 өлкән кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Аякта йөрүчеләргә генә түгел, ә урын өстендәге авыруларга да, инвалидларга да. Андыйларны алып килү өчен автомобильдә махсус урын җиһазландырылган. Өлкәннәрне район үзәк дәваханәсенә генә түгел, үз авылының фельдшерлык-акушерлык пунктларына да йөртү каралган.

– Авыл фельдшерлары белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Әби-бабайлар медицина ярдәменә мохтаҗ булуларын башлап аларга әйтә. Ә без һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100