news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Буада өлкәннәр берләшмәсе оештырганнар

Алар татар халык җырларын күпләп өйрәнгәннәр, республика конкурсларында катнашырга ниятлиләр.

Буада өлкәннәр берләшмәсе оештырганнар
buinsk-tat.ru/

(Буа, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районы мәдәният бүлеге системасында хезмәт куйган өлкәннәр берләште. Алар "Буа моңнары” оешмасы дип аталачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә..

"Безне моңа беркем дә чакырмады, үзебезнең шулай, аралашып, нәрсәгә дә булса файдалы булып яшисебез килде",- ди берләшмә активы Гөлчәчәк Кәлимуллина.

Өлкәннәр район тормышында тирән эз калдырган коллегаларына багышлап кичәләр оештыралар, истәлекләр белән уртаклашалар.Татар халык җырларын күпләп өйрәнгәннәр, республика конкурсларында катнашырга ниятлиләр.

Ветераннар районда эшләп килүче “Ак калфак” берләшмәсе белән дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Боларны башкару, атна саен очрашып алга таба планнар төзү өчен бина кирәк аларга. Берләшмә әгъзалары үзләре янына өлкән яшьтәге һәркемне сыйдыруларын әйтәләр. Әлегә вакытлыча иганәче тәгъдим иткән бинада җыелалар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100