news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада комлык ясарга ниятлиләр

Бүгенгә Буа районында һәм шәһәрдә су коену өчен аерым җиһазланган куркынычсыз урын юк. Шуңа күрә комлык проекты әзерләнгән, ул тикшерү уза. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

«Нарат урманы янында Чаңгы базасы тирәсендә куаклар артында элек күл булган. Ул хәзерге вакытта ләмләнгән, камышлар белән капланган. Үзе җир асты чишмәләреннән туклана. Мәйданы бер гектар чамасы тәшкил итә. Әлеге сулыкны чистартырга кирәк булачак. Әгәр күлне су белән туендыруда җир асты чыганаклары гына җитмәсә, скважина казу варианты да бар. Менә шул урын комлык өчен кулай, дип уйлыйбыз», – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов.

Күл ярларына ком җәю, шезлонглар кую, пляж волейболы, пляж футболы мәйданчыклары төзү планлаштырыла. Шул урыннан ерак түгел кафе бинасы салына башлады. Ул да инфраструктураны тулыландырыр, дип көтелә. Шулай ук коткару җайланмалары белән коткаручылар кизү торуы да оештырыла.

«Әлегә комлык проекты экспертиза каравына тапшырылды. Ул хупланган очракта, беренче эш итеп күлне чистартуга керешергә кирәк булачак. Моңа проект әзер», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100