news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада комбайннар парады башланды

5 июльдән 20сенә кадәр районара тикшерүләр узачак.

Буада комбайннар парады башланды
buinsk-tat.ru

(Буа, 7 июль, "Татар-информ", "Байрак"). Буада комбайннар парады башланды. Алар “Ак Барс” холдинг компаниясенә кергән “Дружба” һәм “Заря” агрофирмаларыннан старт алды. Беренчесендә уракта 21, икенчесендә 14 комбайн файдаланылачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар тулысынча диярлек әзерлек сызыгында. Районга эшлекле визит белән килгән “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров барлык агрофирмаларда аларны киләсе атнада төзекләндереп бетерергә кушты. 15 июльдән 20сенә кадәр районара тикшерүләр узачагын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot