Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада картлар йортында тәрбияләнүчеләр Кырымдагы туганнарын барлый башлаган
Андагы ир кеше 22 ел буе күрмәгән сеңелесе белән скайп ярдәмендә аралашкан
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Җуа шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр хәзер скайп аша Кырымдагы туганнары, дуслары белән аралашалар.
Компьютерга веб-камера куйган көнне әби-бабайлар ыгы-зыгы килде. Соңгы 22 ел буе күрешмәгән абыйлы-сеңелле Ринат Фролов һәм Роза Дайнеко веб-камера аша “очрашты”. Севастополь шәһәре янындагы Чиноречинск бистәсендә яшәүче сеңлесе Беренче каналдан трансляцияләнүче “Жди меня” тапшыруы аша абыйсының кайда яшәгәнен, телефон номерын белешкән. Әлегә кадәр алар телефон аша гына сөйләшкән, инде скайп ярдәмендә ул күреп аралашкан.
Август аенда отпуск ялында Буага килеп, абыйсын алып китчәчәген әйткәч, абыйсы кунакка гына барырга риза булды. Хәзер интернат-йортта башка яшәүчеләр дә Кырымдагы туганнарын барлый башлады, дип белдерә “Байрак” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз