news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада Камил Зыятдинов истәлегенә хоккей ярышы узды

Беренче урынны Буа командасы алды.

(Буа, 22 июнь, "Татар-информ", "Байрак"). Буалыларның якташы, элеккеге Татарстанның сәламәтлек саклау министры, медицина фәннәре докторы, профессор Камил Зыятдинов арабыздан киткәнгә өч ел була. Районда аның истәлегенә бертуган абыйсы - “Татплодовощпром” концерны генераль директоры Раил Зыятдинов Буа, Апас, Чүпрәле районнары техникумнары арасында хоккей турниры уздырды. Чарага мәрхүмнең башка туганнары да килгән иде, дип яза җирле басма.

Уен бик нәтиҗәле узды. Беренче урынны Буа командасы алды. Барлык уенчыларга, аерым командага кубок һәм акчалата бүләкләр бирелде.

Соңыннан барысы да мәрхүмнең каберен зиярәт кылдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot