Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буада «КАМАЗ» белән «Лада» бәрелешеп, 14 яшьлек бала һәлак булган
Йөк машинасын йөртүче тормозга басып өлгерә алмаган һәм каршы як полосага чыгып киткән.
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Буада «Лада» машинасында баручы 14 яшьлек пассажир һәлак булган. Җиңел машинаны каршы якка чыккан «КАМАЗ» бәрдереп киткән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Бүген иртәнге 11.00 сәгатьтә Жорес урамында йөк машинасы йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм идарәне югалткан. Машина каршы як полосага чыгып, «Лада» белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машинадагы 14 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган», – дип сөйләделәр ЮХИДИдә.
Дәүләт автоинспекциясендә юл-транспорт һәлакәтенең юл чатында булуын әйттеләр. «Камаз» шоферы бик тиз хәрәкәт иткән. Юл читендә аның алдында автомобиль туктаган. Шул вакытта йөк машинасын йөртүче тормозга басып өлгерә алмаган һәм йөк машинасы каршы як полосага чыгып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз