news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада көнче хатын иреннән һәм көндәшеннән үч алган

Шуңа ул ахирәтен дә җәлеп иткән

 (Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Узган җомгага каршы төндә Буада 1985 елгы хатын-кыз, дус кызын да ияртеп, элеккеге иреннән башка хатынга киткән өчен үч ала. Дус хатыннар ирнең Ефремов урамындагы күп катлы йортның каршында торучы “ВАЗ-21099” автомобиленең алгы як тәрәзәсен ваталар, көпчәкләрен кисеп тишәләр, кузовына тимер кисәге белән сызалар. Көнче хатын моның белән генә туктамый: шул ук төндә көндәшеннән дә үч ала. Аның Бебель урамында калдырылган “ВАЗ-21093” автомобиленә шактый зыян сала. Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча тикшерү алып барыла, матди зыянның күләме билгеләнә, дип гыйбрәт өчен бәян итә Буа районының “Байрак” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot