Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буада IX Республика театраль Сабан туе узачак
Быелгы театраль Сабан туенда Татарстан Республикасының 12 дәүләт театры катнаша
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). 11 июнь 13.00 сәгатьтә Буа шәһәре Сабан туе мәйданында IX Республика театраль Сабан туе узачак, дип хәбәр итә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат үзәге.
Быел театраль Сабан туе тугызынчы мәртәбә уздырыла. Сәнгать әһелләре татарча милли көрәш, аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек Сабантуй бизәкләре булган уеннарда катнашачак.
Бәйрәмне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Буа шәһәре администрациясе, Буа дәүләт драма театры.
Быелгы театраль Сабантуйда Татарстан Республикасының 12 дәүләт театры катнаша. Дистәдән артык уен төрендә сәнгать әһелләре үзара көч сынашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз