news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада җитәкчеләр «Теләкләр чыршысы»ннан балаларның хатларын укыды

Буада җитәкчеләр «Теләкләр чыршысы»ннан балаларның хатларын укыды
Фото: https://buinsk-tat.ru/

Буа район хакимияте бинасы фоесында район башлыгы Ранис Камартдинов һәм оешма - предприятия җитәкчеләре «Теләкләр чыршысы» дигән акция кысаларында Яңа ел алдыннан төрле сәбәпләр аркасында авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм йөзеннән әлеге чарада катнашты. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Яңа ел чыршысына балалар язган теләкләр хаты эленгән иде. Һәрберсе «уенчык» хатларны алып, укыды һәм алар озакламый балаларның өйләренә барып, алар сораган бүләкләрне тапшырачак.

Ранис Камартдинов кабат шәһәрдә яшәүче Ясминә Сабирҗанова янына барачак. Ул узган ел кызчыкны ноутбук биреп сөендергән иде. Ә быел кызчык хәрәкәтләнү өчен җайланма сораган.

news_right_1
news_right_2
news_bot