news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада җитәкчеләр санитар икеайлык кысаларында өмәгә чыктылар

Район башлыгы Марат Җаббаров инициативасы белән оештырылган элеге чара оешканлык белән үтте.

(Буа, 21 май, "Татар-информ", "Байрак"). Буада җитәкчеләр санитар икеайлык кысаларында өмәгә чыктылар. Алар төркемнәргә бүленеп, шәһәрнең К. Зыятдинов урамы буйлап килеп, шәһәр кырыеннан үтүче тимер юл буендагы урман утырмалары тирәләрен чүп-чардан арындырдылар, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Марат Җаббаров инициативасы белән оештырылган элеге чара оешканлык белән үтте. Район территориясендәге әлеге участокларга күптән кеше күлы тимәгән иде. Шуна чүп-чар да шактый мәйданнарны били. 

news_right_1
news_right_2
news_bot