news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада исерек йөк автомобиле хуҗасы әрҗәсен күтәрткән килеш трассага чыккан

Исерек килеш руль артына утыручы ир-егет бу гамәле әчен закон каршында җавап бирәчәк.

(Буа, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада исерек йөк автомобиле хуҗасы арбасын күтәрткән килеш трассага чыккан, дип яза җирле басма.

Кичке сәгать ун тирәләрендә Казан-Ульяновск федераль трассасының «Семейный Бум» тирәсендә ЮХИДИнең юл-патруль хезмәткәрләре моңа игътибар итеп, автомобильне туктаталар. Чурак авылындагы хуҗалыкта эшләүче ир-егетнең исерек килеш Боерганга кайтып барышы була. Ул арбасын күтәрткәч, төшерергә онытуын әйтә. Транспорт хуҗасы урынга килеп җитеп “КамАЗ”ын үзе алып киткән. Исерек килеш руль артына утыручы ир-егет бу гамәле әчен закон каршында җавап бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100