news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада җирле үзидарәләр хезмәткәрләрен тәбрикләделәр

Иң активлар һәм алдынгылар Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

(Буа, 23 апрель, "Татар-информ", "Байрак").  Буада җирле үзидарәләр хезмәткәрләрен тәбрикләделәр, дип яза җирле басма.

Һөнәр бәйрәмнәре уңаеннан җирле театр бинасында узган тантаналы чарада районның муниципаль хезмәткәрләрен район башлыгы Марат Жаббаров тәбрикләде. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да катнашты. Марат Азатович дәүләт структурасының бер тармагы булган үзидарәләр хезмәткәрләре җилкәсендә җаваплылык һәм профессиональлек ятуын ассызыклады.

Иң активлар һәм алдынгылар Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Буа Дәүләт театры артистлары бәйрәм уңаеннан яңа премьера бүләк иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot