news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада иренең туганнарына ялган яла яккан хатын суд каршына баскан

Баксаң, хатынның бернинди акчасы да булмаган

 (Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Буада иренең туганнарына ялган яла яккан хатын суд каршына басты.

Ул Свердловск өлкәсеннән кунакка кайтучыларны 1,5 мең сум, кесә телефоны, паспорт урлауда гаепләп, полиция бүлегенә гариза язган. “Тик тикшерү барышында бөтенләй икенче фактлар ачыла. Баксаң, хатынның бернинди акчасы да булмаган, кесә телефонын ул иренең әти-әнисендә үзе калдырган, ә паспортны такси хезмәтеннән файдаланган өчен акча түли алмаганга залогка биргән. Ул, шул рәвешле, яратмаган туганнарыннан үч алмакчы булган.

Ялганы өчен Э. РФ Җинаять кодексының 306 нчы маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә гаепләнде”, дип белдерә Буа шәһәре прокуроры урынбасары А. Сөләйманов районның “Байрак” газетасына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100