news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада ирен кыйнаган хатын мәҗбүри эшләргә хөкем ителде

Аңа 150 сәгать җәмгыять файдасына эшләргә туры киләчәк.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ").  Буада хатын ирен кыйнаган, дип хәбәр итә районның "Байрак" газетасы.

Район прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, ир белән хатын арасында җәнҗал чыга. Бәхәсләшкәндә, хатын исерек килеш иренең башына шешә белән башына суга, ир идәнгә егыла. Шулай итеп ир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
 
Хатынга карата шушы көннәрдә суд булган. Ул 150 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot