news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада илкүләм проект кысаларында «Тернәкләндерү һәм тәрбияләү мәктәбе» эшли

Буа муниципаль районында «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты һәм өлкән яшьтәге гражданнарны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны «Тернәкләндерү һәм тәрбияләү мәктәбе» эшчәнлеге оештырылды. Бу хакта Буа муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәктәптә социаль хезмәткәрләр, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары белем һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү сәләте чикләнгән кешеләрне карау күнекмәләре буенча белем ала.

Әлеге мәктәп эшчәнлеге, бер яктан, авыру өчен уңайлырак шартлар булдыруга, икенче яктан тәрбияләү процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Социаль хезмәткәрләр, хезмәт алучыларның туганнары, авыр авыруларны караучы район халкы алган белем һәм күнекмәләр аларның тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның җайлаштырылган өй шартларында гомерләрен озайтырга мөмкинлек бирә.

2023 елда «Тернәкләндерү һәм тәрбияләү мәктәбе»ндә 56 социаль хезмәткәр һәм 42 өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары белем алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100