news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада ике айда 300 килограмм батарея җыйдылар

Буада ике айда 300 килограмм батарейка җыйды. Акциядә балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар, мәктәп укучылары катнашты. Шуның 101 килограммын шәһәрнең Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары, 122 килограммны «Теремкәй» балалар бакчасына йөрүчеләр тапшырганнар. Соңгылары арасыннан Самир Насыйров рекорд куйган, ул әти-әнисе белән бергәләп 94 килограмм җыйган. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Идел аръягы территориаль идарәсенең инспекторы Ләйсән Гыйматдинова белдерүенчә, батарейкаларны утильләштерүгә тапшыру бик мөһим, чөнки алар озак еллар дәвамында таркалып, суга һәм туфракка зыян сала. Табигатьне саклауны яшьтән тәрбияләргә кирәк, дип белдерде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100