news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада Идел буе һәм Урал театрлары көнүзәк проблемалар турында фикер алышачак

Конференция «Идел-Буа-Урал – диалог киңлекләре» фестивале барышында үтәчәк.

 Буада Идел буе һәм Урал театрлары көнүзәк проблемалар турында фикер алышачак
Султан Исхаков

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 12 марттан 23 енә кадәр Буада Идел буе һәм Урал халык театрларының «Идел-Буа-Урал – диалог киңлекләре» I Бөтенроссия фестивале уза. Оештыручыларның хәбәр итүенчә, фестиваль 30 мең кешелек шәһәрдә узуы белән үзенчәлекле.

Тәнкыйтьчеләр коллегиясендә театр сәнгате өлкәсендә танылган экспертлар: Александр Вислов һәм Анна Банасюкевич (Мәскәү), Динә Дәүләтшина (Уфа), Олеся Кренская (Ульяновск) һәм Нияз Игъламов (Казан) бар.

Фестиваль 12 мартта Буа драма театрында ачыла. Кунаклар исемлегендә Татарстан мәдният министры Айрат Сибагатуллин, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин, шагыйрь Ренат Харис, шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләре бар.

19 мартта 15 сәгатьтә «Идел буе һәм Урал театрлары актуаль проблемалары» темасына конференция узачак.
Шул көнне 17.00 сәгатьтә Зөлфәт Хәким пьесасы буенча «Килә ява, килә ява» спектакле Россиянең атказанган сәнгать эшлеклелесе Фәрит Бикчәнтәев куелышында күрсәтеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100