news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада “Идел аръягы урманнарын саклыйк!” I ачык конкурска нәтиҗә ясадылар

Конкурс кысаларында призлы урын алган укучылар бүләкләнде.

(Буа, 15 март, "Татар-информ", "Байрак"). Буада “Идел аръягы урманнарын саклыйк!” I ачык кокурска нәтиҗә ясадылар. Шәһәрнең 1 номерлы сәнгать мәктәбендә уздырылган әлеге бәйге Халыкара урман көненә багышланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда 7 район вәкилләре катнашты.

Чараны муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров ачты. Ул районда балаларга экологик тәрбия бирү буенча актив эш алып барылуы хакында әйтте.

Казан аграр университеты проректоры Зөфәр Закиров белдерүенчә, әлеге конкурсның төп максаты – эшләнмәләрне табигатьтә үсә торган материалларны кулланып ясарга тиешләр иде. Нәтиҗәдә балалардан 500дән күбрәк кул эше кабул ителгән. Алар арасында буалы укучыларның һәм коллективларның да эшләре бар.

Конкурс кысаларында призлы урын алган укучылар бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100