news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада гитарачылар гитарачыларны дуэльгэ чакыра

Ярышның кульминациясе булып жюри әгъзаларының “Юность” төркеме составында һәм Апастан килгән “Второе пришествие” рок-төркеме чыгышы торачак.

(Буа, 5 февраль, "Татар-информ", "Байрак"). 18 февральдә Мәдәни үсеш үзәгендә “Гитарачылар дуэле” дигән музыкаль чара уза. Анда ике төркемдә гитарада уйнарга өйрәтү түгәрәге җитәкчесе Сергей Восканян укучылары уйнау осталыгында ярышачаклар. Восканянның өлкәнрәк укучылары бәйгене хөкем итәчәкләр, дип яза җирле басма.

Ярышның кульминациясе булып жюри әгъзаларының “Юность” төркеме составында һәм Апастан килгән “Второе пришествие” рок-төркеме чыгышы торачак. Бәйге 13 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot