Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада «Герой әтисе» фотокүргәзмәсе эшли
Буа дәүләт драма театрында уллары махсус хәрби операциядә катнашкан батырларга һәм аларны тәрбияләгән әтиләргә багышланган күчмә фотокүргәзмә ачылды. Әлеге проект «Герой әтисе» дип атала. Фотографияләрдә әтиләр улларының фотоларын, фуражкаларын, орден-медальләрен тотып фотога төшкәннәр. Анда хәрбинең батырлыгы һәм тормышы турында кыскача мәгълүмат та язылган. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Республикакүләм күргәзмәдә 30 районнан 45 портрет урын алган. Алар арасында Буа районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Михаил Афанасьевның әтисе Григорий Афанасьевның һәм Данис Волковның әтисе Фәрид Волковның да фотолары бар. Күчмә күргәзмәне Буа Биектау районыннан кабул итеп алды. Аннан соң ул Чүпрәле районына китәчәк.
Әлеге күргәзмәдән тыш, Буаның үз геройлар экспозициясе белән дә танышып була. Анда сигез герой әтисе. Аларның да уллары, махсус хәрби операциядә катнашып, Ватаны хакына башларын салганнар.
Тантананы район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов ачып, ул туган илен яраткан, Ватаны сагына баскан чын патриот тәрбияләгән әтиләрне барлык райондашларга үрнәк итеп куйды.
«Герой әтиләре» күргәзмәсенә куелган райондашларыбыз әлеге чарага үзләре да чакырылган иде. Анда катнашкан Григорий Афанасьев, сүз алып, әлеге чараның яшь буыннар өчен кирәклеген әйтте. Улы Михаил Афанасьевның әтисенә, мин Ватанны сакларга тиеш, дип кабатлавын горурланып сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз