news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада гаилә тарихларын иң яхшы белүчеләрне ачыклдылар

Буа шәһәренең 1 номерлы сәнгать мәктәбендә традицион «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» республика фестиваленең муниципаль этабы узды. Бу хакта «Байрак» газетасы хәбәр итә.

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан нәселне өйрәнү традицияләрен үстерү, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамчылыгын ныгыту максатында оештырылучы конкурста Аксудан Идиятуллиннар-Мөлековлар, Ырыңгыдан Фоминнар-Петровлар, Чуаш Киштәгеннән Емельяновлар катнашкан.

Фестивальнең беренче этабы кысаларында фойеда күргәзмә оештырылган – анда гаиләләр жюри әгъзаларын үзләренең нәсел агачлары белән таныштыра, милли һәм гаилә ризыкларын тәкъдим итә.

Аннан командалар үзләренең визит карточкаларын һәм иҗади чыгышларын күрсәтә. Аларны Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, Казан мәдәният институты вәкилләреннән торган мәртәбәле жюри бәяли. Бүләкләгәнче аның рәисе Оксана Комиссарова буалыларның конкурска көчле әзеләнүләрен һәм җиңүчене ачыклыйсы җиңелләрдән булмавын билгеләп үтә. Бәйгене алга таба дәвам итү хокукы Идиятуллиннар-Мөлековларга бирелә. Икенче урында Емельяновлар, өченчедә Фоминнар-Петровлар гаиләләре. Аларга мактау грамоталары һәм сертификатлар тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot