news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада гөшер садакасын тараталар

Буа шәһәрендә яшәүче 25 аз керемле гаиләгә, ятим балаларга, мохтаҗ гаиләләргә бәрәнге, кишер, кабак тараттылар.

Буада гөшер садакасын тараталар

(Буа, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа мөхтәсибәте мәдрәсә шәкертләре белән берлектә халыктан җыелган гөшер садакасын таратты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Буа шәһәрендә яшәүче 25 аз керемле гаиләгә, ятим балаларга, мохтаҗ гаиләләргә бәрәнге, кишер, кабак тараттылар.

“Киләсе елга да мондый саваплы чараны оештырырбыз иншаллаһ,”- ди мөхтәсибәт матбугат сәркатибе Шамил хәзрәт Вәлиуллин. Ислам динендә мөхтаҗларга булышу хуплана.

Ай буе Буа шәһәре авыл имамнарына, аеруча Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнарына мәдрәсәгә оештырып гөшер садакаларын алып килгәннәре өчен, Буа мөхтәсибәте олы рәхмәтен белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot