news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада фронтовикның үлеме турындагы документ 76 ел хәрби комиссариатта яткан

Рокыя апа иренең бабасының һәлак булган һәм җирләнгән урынын белүгә һәм аның исемен туганнар каберлегендәге мемориалга кертүгә ирешә.

(Буа, 16 декабрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада хәбәрсез югалган фронтовикның “похоронкасы” 76 ел хәрби комиссариатта яткан. Бу хакта Буада яшәүче Рокыя Зәйнуллина ире Әхтәмнең бабасы – хәбәрсез югалган Лотфулла Зәйнулла Зәйнуллин турында мәгълүмат эзләгәндә белеп ала. Район газетасы шул хакта хәбәр итә.

Мәрхүм фронтовикның улы Кыр Тәүгелдесеннән Сәетгәрәй Зәйнуллин әтисе Лотфулланың һәлак булган урынын гомере буе эзләгән, әмма белә алмаган. Эзләүгә улы Әхтәмнең хатыны Рокыя ханым алынган.

Буа хәрби комиссариатында сакланган Лотфулла солдатның 1942 елның 17 мартта Смоленск өлкәсенең Груздево авылы астында һәлак булуы турында хатыны Хөршитка адресланган “кара” пичәтле кәгазьне дә Рокыя апага тапшыралар. Тик “похоронка”да Лотфулла исеме урынына Натиус дип язылган була. Исемне кем ничек ишеткән, шулай язган. Ә менә “вручено” тамгасы куелса да, ни өчен ул мәрхүмнең толына, балаларына барып җитмәгән.

Рокыя апа Зәйнуллина ике еллап эзләү нәтиҗәсендә иренең бабасының һәлак булган һәм җирләнгән урынын белүгә һәм аның исемен туганнар каберлегендәге мемориалга кертүгә ирешә.

Ә быел һәлак булган Лотфулла солдатның оныклары Әхтәм абый Зәйнуллин, Васил, Наҗи, Наил Гатиятуллиннар Смоленск өлкәсенә - бабаларының соңгы каны тамган һәм ул җирләнгән урыннарны, аның исеме чокып язылган мемориалны күреп, дога укып кайттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100