news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада дин галиме, мәгърифәтче Нургали Хәсәновка багышланган конференция була

Чарада Нургали Хәсәнов турындагы документаль биографик фильмны күрсәтү, галимгә багышланган китапларны тәкъдим итү, тарихчыларның чыгышы көтелә.

10 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә дин галиме, ишан, мәгърифәтче Нургали Хәсәновның (1852-1919) 170 еллыгына багышланган «Татар халкының ислам дине тарихында рухи остазларның роле» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

«Нургали Хәсәнов 30 елдан артык Буа шәһәрендә мәдрәсә белән җитәкчелек итә, бик күп шәкертләр укыта, тәрбияли. Үзенең күпкырлы тормышы һәм дини-агарту эшчәнлеге белән ул татар халкы тарихында сизелерлек эз калдырды. Аның казанышларын Россия һәм Госманлы империясе хакимиятләре танылды, аңа хөкүмәт бүләкләре бирелгән булган», - дип хәбәр итә конференция оештыручылары.

Конференциянең максаты - татар халкы, Буа җирлеге тарихында рухи остазларның роле турында фикер алышу, Россиядәге дин әһелләренең дөньяви ислам мирасына керткән өлешләрен таныту, халыкларның мәдәни традицияләре, традицион рухи кыйммәтләренә түземлелекне арттыру, диелә хәбәрдә.

  • Конференцияне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Буа муниципаль районы, Буа дәүләт драма театры оештыра.

Конференциядә Нургали Хәсәнов турындагы документаль биографик фильмны күрсәтү, Төркия галиме, Татарстан тарихчылары, җәмәгатьчелек, хакимият структуралары, Буа муниципаль районы администрациясе, Казан шәһәрендәге Буа якташлык җәмгыяте вәкилләренең чыгышы көтелә. Шулай ук дин белгече Нургали Хәсәновка багышланган китапларны тәкъдим итү планлаштырыла.

Катнашучылар Буа мәдрәсәсе биналары комплексын, Нургали Хәсәнов күмелгән татар зиратын, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган мемориаль истәлек билгесе ачылышына бара алачак, галимнең биографиясенә багышланган «Дәрвиш» спектаклен карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100