Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада дәүләт театры ачылуның 20 еллыгы уңаеннан түгәрәк өстәл була
«Татарстан театрларының тактик һәм стратегик үсеше» утырышы 28 февральгә билгеләнгән.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театры Буада профессиональ театр сәнгате торгызылуның 20 еллыгы уңаеннан «Татарстан театрларының тактик һәм стратегик үсеше» темасына түгәрәк өстәл утырышы уздыра.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, Татарстандагы театр вәкилләре Мәдәният министрлыгы белән бергәләп театрларның репертуар сәясәте һәм драматургиядәге яңа исемнәр, гастроль һәм фестиваль эшчәнлегендә оптимизация һәм башка темаларга фикер алышачак.
Түгәрәк өстәл 28 февральгә билгеләнгән.
Кунакларга театрның Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» пьесасы буенча куелган «Кияүләр» спектакле күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз