news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада чиркәү әһелләре һәм мөхтәсибәт дуслык матчы уздырды

Матч Россиядә узучы футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган.

(Буа, 8 июнь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районының православие дине әһелләре, мөхтәсибәт вәкилләре “Батыр” спорт мәктәбенең футбол дуслык матчы үткәрелде, дип яза җирле басма.

Анда өч җыелма команда уйнады. Турнирны Троицк чиркәве настоятеле Иоанн Ткачук һәм район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов ачып җибәрделәр.

-Мондый форматтагы уен районда беренче тапкыр үткәрелә. Без аны Россиядә узучы футбол буенча дөнья чемпионатына багышладык. - диделәр алар.

Уен өч матчтан торды. Турнир ахырында командалар төрле очколар җыйдылар. “Дуслык җиңде”, дип игълан иттеләр. Чара барлык уенчылар бергәләп сыйлы өстәл артында чәй эчүләре белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot