news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада бюджет өлкәсе һөнәр берлекләре вәкилләре өчен укулар үткәрелә

Укулар тәмамланганнан соң, белгечләр берничә төркемгә бүленеп белемнәрен күрсәтәчәкләр һәм нәтиҗәләр буенча кулларына аттестат алачаклар.

 (Буа, 8 апрель, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районында берничә көн дәвамында озак еллар Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт и испекциясе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, бүген отставкада Булган Ирек Мөхәммәтшин мәгариф хезмәткәрләрен хезмәтне саклау буенча дәресләр бирә, дип яза җирле басма.

Район мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе Илһамия Сабирҗанова сүзләренә караганда, укулар гамәли тикшеренүләр оештырып, хезмәтне саклауны махсус бәяләү программасы буенча уза. Бу хезмәткәрләрнең эш урыннарында сәламәтлеккә зыян салучы факторларны тикшерү, ачыкланган очракта классларын билгеләү һәм моннан чыгып, чаралар күрү максатыннан чыгып эшләнә. Ирек Мөхәммәтшин соңгы елларда хезмәтне саклау кагыйдәләре өлкәсендәге таләпләрнең түбән булуын әйтә. Укулар тәмамланганнан соң, белгечләр берничә төркемгә бүленеп белемнәрен күрсәтәчәкләр һәм нәтиҗәләр буенча кулларына аттестат алачаклар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot