news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада булачак ветеринарлар ярышты

Эшләрен төрле уку йортларыннан экспертлар бәяләде.

(Буа, 22 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Биредә “Ветеринария” компетенциясе буенча WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының челтәр этабы узды. Анда Буа ветеринария техникумыннан, Казан ветеринария академиясеннән, Минзәлә һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумнарыннан өчәр студент катнашты, дип яза җирле басма.

Алар өч модульдә – микробиология, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясенә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү, бозауларның сәламәтлеге дәрәҗәсен ачыклау өлкәсендә белемнәрен, осталыкларын сынадылар. Эшләрен төрле уку йортларыннан экспертлар бәяләде. Буа студентларыннан региональ этапта Надежда Мюллер, Анжелика Таҗетдинова катнашачак. Ул ноябрь аенда Казан ветеринария академиясендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot