Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буада булачак солдатларга хокук дәресләре бирделәр
Сария Сабурская килеп туарга мөмкин булган проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын күрсәтте.
(Буа, 5 октябрь, "Татар-информ", "Байрак" ).Буада булачак солдатларга хокук дәресләре бирделәр. “Чакырылучылар хокуклары” дигән исем астындагы дәресне Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкил Сария Сабурская һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин үткәрделәр, дип яза җирле басма.
Мәдәни үсеш үзәгендә узган әлеге чарада Идел аръягы районнарыннан чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Сәламләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров чыгыш ясады. Сергей Николаевич Россия Федерациясе Кораллы көчләре структурасы, хәрби техника, яңалыклар, армия хезмәте, контракт буенча һәм альтернатив гражданлык хезмәт итү турында cөйләде. Сария Сабурская чакырылучыларның хокукларын барлады, үзеңне борчыган сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте, килеп туарга мөмкин булган проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын күрсәтте. Армия хезмәтен үтәп кайткан Евгений Ерилин, Константин Охотин егетләрне армия хезмәтен лаеклы үтәргә чакырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз